Балтач таңнары
+15 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Фаҗигаләр
17 Мая 2021, 09:27
Екатеринбургта бер ир исерек хәлдә өч кешене чәнчеп һәлак иткән
Екатеринбург тимер юл вокзалы янындагы паркта конфликт барышында ир-ат өч кешене суйган.
Екатеринбург тимер юл вокзалы янындагы паркта конфликт барышында ир-ат өч кешене суйган.
Бу хакта Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитетында хәбәр иткәннәр. Бу хәл 17 майда көндез була. Низаг спиртлы эчемлекләр эчү нигезендә килеп чыккан, ә корбаннар һөҗүмченең шешәдәшләре булган, узып баручылар зыян күрмәгән.
"Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарларга маташканда, пычак белән коралланган ир
ЭЭМ
вәкилләренә һөҗүм итәргә маташкан",-дип хәбәр итә Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых.
Аның сүзләренә караганда, полиция табель коралын кулланырга мәҗбүр булган. Шуннан соң "агрессив ир-ат юнәлешендә" тагын бер ат
у ясала
.
Нәтиҗәдә, һөҗүмче яралана һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен хастаханәгә китерелә.
Вакыйга урынында Территориаль тикшерү бүлеге тикшерүчеләре, Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитетының криминалистика бүлеге хезмәткәрләре эшли. "
Җинаятьчене эзләүчеләр һәлак булганнарның шәхесләрен билгели, шаһитлардан сораша. Полиция хезмәткәрләренә һөҗүмчене тоткарлауда Үзәк хәрби округның өч хәрби хезмәткәреннән торган радиоэлектрон көрәш хәрби бригадасы
наряды ярдәм
күрсәтте
”
,
- дип хәбәр итә полковник Горелых.
Фото
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"