Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
11 Май 2021, 14:48

Радий Хәбиров Башкортстанның барлык мәктәпләрендә хәвефсезлек чараларын көчәйтергә кушты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ашыгыч рәвештә республиканың барлык мәктәпләрендә хәвефсезлек чараларын көчәйтергә кушты, шулай ук Казандагы терактта зыян күргәннәрнең һәммәсен дә Башкортстан шифаханәләрендә түләүсез реабилитация программасы үтәргә, гаилә белән ял итәргә чакырды.

Моннан тыш, Радий Хәбиров зыян күргәннәргә республика күрсәтә алырдай һәр төрле ярдәм тәкъдим итә, дип белдерделәр Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәтендә.
Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңлехановка, Казан халкына, мәрхүмнәрнең туганнарына уртаклашу телеграммасын җибәрде.
Алдан хәбәр ителгәнчә, 11 майда Казан мәктәбендә, якынча мәгълүматлар буенча, ике кеше атыш оештырган. Аларның берсен – 19 яшьлек егетне тотканнар. «Известия» хәбәр итүенчә, корал тоткан егет мәктәпкә килеп кергән дә ут ачкан. Икенчесен махсус хезмәтләр бинаны штурмга алган чакта юк иткән.
Экстрен хезмәтләрдә РИА Новости агентлыгына белдерүләренчә, кимендә тугыз кеше һәлак булган, аларның күпчелеге – балалар, дүртәүсе дәваханәга озатылган.
Читайте нас: