Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
7 июль 2020, 21:33

Билгесез хайваннан хатынны балалары тартып алган

Ул аны эт дип уйлап, куып җибәрмәкче булган.

Ул аны эт дип уйлап, куып җибәрмәкче булган. Бу коточкыч хәл кичә Салават районында Лаклы авылында була. Иртән эшкә китәргә җыенган хатын өй алдында бер хайван күрә. Ул аны эт дип уйлый һәм куып җибәрергә була. Көтмәгәндә хайван хатынның аягына килеп ябыша. Ничек кенә ычкынарга тырышса да, ул хатынны җибәрми. Тавышка өйдән хатынның балалары килеп чыга һәм су кондызын үтерә. Әлеге вакытта хатын дәваханәдә. Кондызларның мондый агрессив булуы - сирәк күренеш. Хайванның ни өчен үзен шулай тотуын белгечләр тикшерәчәк. Шунысы да билгеле, кондыз бер тешләгән әйберне ычкындырмый икән. Ярый хатынның балалары бу вакытта өйдә булган...
Читайте нас: