Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
11 июль 2019, 13:52

Монголиядә маллар көтүен яшен аткан

Монголиянең Архангай провинциясендә берьюлы 738 баш малны яшен аткан.

Монголиянең Архангай провинциясендә берьюлы 738 баш малны яшен аткан.
Монголиянең үзәк-көнбатыш төбәкләренең берсендә 738 баш авыл хуҗалыгы терлеге яшен атудан һәлак булган. Бу хакта, Синьхуа» агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән, Инстаграмда хәбәр итәләр.
Архангай провинциясе Гадәттән тыш хәлләр эшләре идарәлеге мәгълүматларына караганда, бу хәл Цэцэрлэг дип аталган торак пунктында теркәлгән.
Ачыклануынча, һәлак булган мәхлуклар ике йорт хуҗалыгы маллары. Инцидентны тикшерү белән белгечләр шөгыльләнә дип яза рәсми чыганак.
Читайте нас