Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
22 гыйнвар 2019, 12:15

Аскын егете Абхазиядә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

Күрше район егете, хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә , Абхазия җирендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып имгәнгән.

18 гыйнвар көнендә Цабал тау полигоныннан Абхазиядә урнашкан пунктка хәрби техника колоннасы барганда фаҗига теркәлә.

ТАСС хәбәр итүенчә, БТР текә ярдан Кодори елгасына тәгәрәгән.


Юл-транспорт һәлакәтендә Башкортстанның Аскын авылыннан 23 яшьлек рядовой Венер Әсләмов зыян күргән, дип хәбәр итә "Кызыл таң" ачык чыганаклар мәгълүматларына сылтама белән. Ул, взвод командиры, Шахтадан 27 яшьлек контрактчы кебек үк, җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә "МИ-8" вертолеты белән Сухумига илткәннәр.
Хәрби хезмәткәрләрнең хәле бик авыр. Социаль челтәрләрдә зыян күргән кешенең якыннары хәбәр иткәнчә, Башкортстаннан солдатның умыртка баганасы сынган һәм күкрәк читлегенә зыян килгән, баш мие җәрәхәтләнгән.
Өч хәрби хезмәткәр һәлак булган. Алар - Чиләбедән 22 яшьлек Алексей Аниськин, Краснодар краеннан 21 яшьлек Александр Олейник һәм Сызраньнан хәрби хезмәткә чакырылган 21 яшьлек Максим Романцов.
ТАСС хәбәр итүенчә, Көньяк хәрби округ комиссиясе "БТР-80" белән булган фаҗиганең берничә сәбәбен карый, шул исәптән техник төзексезлек һәм кеше факторы.

Читайте нас: