Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 5 гыйнварда төнлә Архангель районының Кызыл Җилем поселогында торак йорт янып киткән.
Янгынны бер сәгатьтән артык сүндергәннәр. Шуннан соң йортта ике хуҗасыз ир-егет мәете табылган. Бер хатын-кыз үзе чыга алган, ләкин тән җәрәхәтләре алган. Янгын сәбәпләрен сорау алучылар ачыклый.