Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
17 декабрь 2018, 13:16

Иске Балтачта „Нива” һәм ВАЗ-2214 юл бүлешә алмаган

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Иске Балтачның Уфа-Пермь автотрассасы Көньяк урамы белән кисешкән урында теркәлгән юл-транспорт һәлакәте “Балтач таңнары” хәбәрчесе фотобъективына эләккән.



Бүген иртәнге сәгатьләрдә Иске Балтачның Уфа-Пермь автотрассасы Көньяк урамы белән кисешкән урында теркәлгән юл-транспорт һәлакәте “Балтач таңнары” хәбәрчесе фотобъективына эләккән.
Авария сәбәпләрен ачыклау белән ЮХИДИ хезмәткәрләре шөгыльләнә. Әлегә билгеле мәгълүматларга караганда, “Нива” автомашинасының өстенлекле юлдан хәрәкәт иткән ВАЗ-2114кә юл бирмәве авариягә сәбәпче булган.


Авария нәтиҗәләренә караганда, автомашиналарның югары тизлектә килгәнлеге күренеп тора.


Һәлак булучылар юк.
Иске Балтачның бу төбәгендә юл-транспорт һәлакәтләре еш теркәлә.
Читайте нас: