Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
31 Май 2018, 14:07

Татарстанда кичәге давыл кеше үлеменә китергән

Кичәге давыл Татарстанныж . Мөслим районында 34 яшьлек ханымның гомерен өзгән.

Синоптикларның көчле җил булачагы турында фаразлары акланды. Кичә Русия төбәкләрендә давыл котырды. Халык хуҗалыгы тармакларына, шәхси йортларга, автотранспортка зыян китерде.

Көчле җил Татарстанда да күзәтелде. Мөслим районында давыл 34 яшьлек Лилия Нуриеваның гомерен өзгән.
17 сәгатьләр тирәсендә эшеннән чыгып барганда (ул кибеттә сатучы булып эшләгән була) аның өстенә түбә кыегы килеп төшә. Иң куркынычы - бу хәл аны алырга килгән иренең, 12 һәм 7 яшьлек ике баласының күз алдында була.
Зыян күргән ханымны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киләләр, тик гомерен саклап кала алмыйлар.
Метереологлар бүген дә һава шартларының тотрыксыз булачагы турында искәртә. Сак булыгыз!

Читайте нас