Балтач таңнары
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
4 апрель 2018, 10:12

Нефтекаманың Үзәк базары янгыннан зыян күргән

3 апрель кичендә Нефтекама шәһәренең Үзәк базары янгыннан зыян күргән.



Базарның бер бинасына ут кабуы турында 3 апрель кичендә, урындагы вакыт буенча 21:46 сәгатьтә янгын сүнндерү-коткару хезмәтенә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә 15х70 зурлыгындагы янкорманы ялкын камап алган була.


Янгын 150 метр мәйданда бинага зыян китерә. Сигез берәмлек техника, 33 хезмәткәр тырышлыгы белән янгын 4 апрель иртәсендә генә тулысынча сүндерелгән. Кешеләр гомеренә зыян килмәгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.