Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
4 апрель 2018, 10:24

Бөре районы җирлегендә юлда җәяүле һәлак булган

Кичә Уфа-Бөре-Яңавыл юлының 84нче километрында ВАЗ-2109 автомашинасы белән идарә иткән 51 яшьлек водитель җәяүлене бәрдергән. Зыян күрүче вакыйга теркәлгән урында һәлак булган.

Узган тәүлек эчендә республика җирлегендә, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә, ике кеше һәлак булган.
Кеше үлеме белән тәмамланган фаҗиганең берсе Бөре районы җирлегендә теркәлгән.
Уфа-Бөре-Яңавыл юлының 84нче километрында ВАЗ-2109 автомашинасы белән идарә иткән 51 яшьлек водитель җәяүлене бәрдергән. Зыян күрүче вакыйга теркәлгән урында һәлак булган. Водитель сүзләренә караганда, җәяүле кинәт юлга чыккан, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының Баш дәүләт автоинспекторы үзенең Блогында.
Җәяүленең киемендә яктылык кайтару элементы да булмагандыр, мөгаен.
Читайте нас: