Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
26 март 2018, 16:11

Владимир Путин һәм Рөстәм Хәмитов кайгы уртаклаштылар

Русия Президенты Владимир Путин Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында янгында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты һәм зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк савыгуларын теләде.

Русия Президенты Владимир Путин Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында янгында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты һәм зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк савыгуларын теләде.


Владимир Путинга булган хәл турында җентекле мәгълүматны Русия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков һәм Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев җиткергәннәр.
Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министрына фаҗига урынына тиз арада барырга һәм көчләрне тиешенчә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кушты. Өстәмә көчләр, шул исәптән кирәкле робот техникасы, пилотсыз авиация һәм башка җиһазлар Красноярскидан һәм Мәскәүдән җәлеп ителәчәк.
Шулай ук, зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.
***
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кемероводагы янгын нәтиҗәсендә һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевка юлланган телеграммада болай диелә:
“Башкортстан Республикасы халкы һәм шәхсән үземнең исемнән Кемерово шәһәрендәге сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгын нәтиҗәсендә коточкыч фаҗигагә бәйле тирән кайгыгызны уртаклашам. Янгында һәлак булганнар, аеруча арада балалар булуы турындагы хәбәр, йөрәкләребездә авыр яра калдырды.
Бу зур югалтуны без гомум югалту дип кабул итәбез, Кемерово өлкәсендә яшәүчеләр белән бергә кайгырабыз, туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез”.
Чыганак: “Кызыл таң”


Читайте нас: