Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
1 март 2018, 20:11

Югары Тәтешледә автомобиль янгынында кеше гомере өзелгән

Бүген иртән Югары Тәтешледә "Лада Калина" автомашинасы янгынында 33 яшьлек ханым һәдак булган.

Бүген иртән, урындагы вакыт буенча 08:28 сәгатьтә, Югары Тәтешле авылы Ленин урамында ВАЗ-111730 автомашинасына ут кабуы турында янгын сүндерү-коткару хезмәтенә хәбәр иткәннәр.
Махсус отряд килеп җиткәнче янгын сүндерелгән.
Рәсми чыганаклар хәбәр итүенчә, янгыннан зыян күрүчеләр бар.
Туктап торган "Лада Калина" автомашинасын төтен камап ала. Янгын сүндерүчеләр автомашинаның идарә панеле кызып эрегәнлеген ачыклый. Фаҗига нәтиҗәсендә, ис газы белән агуланудан 33 яшьлек ханым һәлак булган. Аның янында утырган, тәне пешеп зыян күргән ирне Югары Тәтешле үзәк район хастаханәсенә салганнар, дип хәбәр итә Башньюс порталы.
Белгечләр автомашинаның электр корылмасы төзек булмавы янгынга китергән дигән фикердә. Янгынның төгәл сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.
Читайте нас: