Кичә көндез Октябрьский шәһәре янында, Самара-Уфа-Чиләбе юлының 1284нче километрында "Даф-95" һәм "Вольво" авыр йөк ташу автомашиналары бәрелешкән. Бәрелүдән ике автомашинага да ут капкан. Автомашиналар водительләре фаҗига урынында һәлак булган. .
Шул ук федераль юлның 1546нчы километрында, Майское авылы янында, кеше үлеменә китергән янә бер авария теркәлгән. Аскын районында яшәүче 40 яшьлек водитель"Маn" авыр йөк ташу автомобиле руле артында "Mercedes Benz" микроавтобусы белән бәрелешкән. Чиләбе өлкәсеннән 41 яшьлек водитель идарә иткән микроавтобус салонында фаҗига моментында 12 пассажир булганлыгы билгеле. Автобус Уфа-Усть-Катав юнәлешендә барган. Бәрелешү транспорт чараларын юл читенә атып ташлаган. Нәтиҗәдә, автобус водителе, Чиләбе өлкәсеннән өч пассажир, Башкортстаннан - 4, Ырынбур өлкәсеннән 1 пассажир фаҗига урынында һәлак булган. Автобустагы өч пассажирны хастаханәгә салырга туры килгән. Йөк ташу автомашинасы водителенә зыян килмәгән. Ул Саткадан вак таш төяп Уфага илтергә тиеш булган.