21 февраль төнендә Стәрлетамак шәһәрендә ВАЗ-21099 автомашинасы белән идарә иткән 24 яшьлек водитель юл читенә төшеп электр үткәргеч баганасына бәрелгән.
Тизлек һәм бәрелү шулкадәр зур һәм нык булган, күрәсең, бәрелүдән автомашина икегә бүленгән. Водитель авария урынында һәлак булган. Аның автотранспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган. Шулай була торып та моңа кадәр руль артына утырып чыкканы өчен ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан җаваплылыкка тарттырылган булган.
Авария сәбәпләрен тикшерү нәтиҗәләре ачыклаячак, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Баш дәүләт автоинспекторы үзенең Блогында.