Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
8 февраль 2018, 12:02

Бөре шәһәрендә яшәүче водитель Аскын районы җәяүлеләрен бәрдергән

Кичә Аскын районы Үрмияз авылы төбәгендә, Аскын-Күнгәк юлының 16нчы километрында берьюлы ике җәяүлене бәрдергәннәр.


Кичә Аскын районы Үрмияз авылы төбәгендә, Аскын-Күнгәк юлының 16нчы километрында берьюлы ике җәяүлене бәрдергәннәр.

ВАЗ-2115 автомашинасы белән идарә иткән, Бөре шәһәрендә яшәүче, водитель каршы полосадагы автомашинасы фарасы яктылыгыннан күзләре чагылудан,юлдагы хәл-шартларны исәпләми калып, җәяүле 54 яшьлек ирне һәм 49 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Зыян күрүчеләр тән җәрәхәтләре алган. Аларның киемнәрендә яктылык кайтару элементлары булмаганлыгы ачыкланган.

Башкортстан Республикасы Баш дәүләт автоинспекторы үзенең Блогында, караңгы сәгатьләрдә юлда водительләрнең игътибарын җәлеп итәрлек булу максатында, киемнәрдә яктылык кайтару элементы булдырырга кирәклеге турында кабат искәртә.

Читайте нас: