Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
7 февраль 2018, 12:12

Күгәрчен районында юлда кеше бәрдереп вакыйга урыннан качкан водительне ачыклыйлар

Күгәрчен районында бер водитель юлда кеше бәрдереп, вакыйга урыныннан качкан.

Узган тәүлек эчендә республика юлларында җиде юл- транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләр нәтиҗәсендә бер кеше гомере өзелгән.

Күгәрчен районы җирлегендә, Иске Собхангол-Морак юлының 111чне километрында теркәлгән авария кеше үлеме белән тәмамлануы турында Башкортстан Республикасы Баш дәүләт автоинспекторы үзенең Блогында хәбәр итә. 6 февраль кичендә автомобиль көпчәге астында 42 яшьлек ир һәлак булган. Авария сәбәпчесе вакыйга урыныннан качкан.

Кеше таптаган водитель оператив эзләү эше җәелдерү нәтиҗәсендә табыла. Полиция хезмәткәрләре бүген иртәнгә район Морак авылындагы гаражларның берсендә, шушы авариягә катнашлыгы булып, бәрелүдән зыян күргән "Лада Ларгус" автомашинасы табалар. Әлеге вакытта тикшрү эшләре бара.

Читайте нас: