Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
28 гыйнвар 2018, 19:18

Юлда зур фаҗига: ике кеше һәлак булган, бишәү җәрәхәтләнгән

Бүген Чакмагыш районында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган, биш кеше тән җәрәхәтләре алган.



Бүген Чакмагыш районында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган, биш кеше тән җәрәхәтләре алган.


Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юлының 64нче километрында, ВАЗ-2107 руле артындагы 40 яшьлек ханым төп юлдан килгән "BMW-525" автомашинасына юл бирмәгән. Бәрелеш нәтиҗәсендә ВАЗ водителе һәм аның 22 яшьлек улы вакыйга урынында һәлак булган. Тән җәрәхәтләре алган пассажирны хастаханәгә урнаштырганнар. Ә "BMW-" салонындагылардан водитель һәм өч пассажир зыян күргән, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Баш дәүләт автоинспекторы үзенең Блогында.
.
Читайте нас: