Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
23 гыйнвар 2018, 17:31

Белгород өлкәсендә котырган бер эт унҗиде кешене тешләгән

Белгород өлкәсе Шебекино шәһәрендә эт котырган.

Бу хәл Белгород өлкәсе Шебекино шәһәрендә терклгән. Вести.Ru биредә 17 кеше эт тешләвеннән зыян күрүе турында бәян итә. Зыян күрүчеләрнең тугызы— балалар.


Эт шәһәрдәге Октябрьның 50 еллыгы урамында йортларның берсендә яшәгәнлеге билгеле. Лабораториядә тикшреү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, этнең котыру авыруы вирусы белән зарарланган булуы ачыкланган.


Шушы факт буенча Тикшерү комитеты эш кузгаткан. Шебекинода хуҗасыз этләр саны артуына юл куйган өчен җаваплы шәхесләргә җавап тотарга туры киләчәк.




Читайте нас: