Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
22 гыйнвар 2018, 23:31

Федоровка районында кышкы давыл зыян китергән

Бүген кышкы давыл Федоровка районы Гавриловка авылында бер йортка зыян китергән.

Синоптиклар бүген һава шартлары бозылачагын, җилнең көчәю ихтималы турында кисәткәннәр иде. Кызганычка каршы, һава шартлары бозылып кына калмады, республиканың кайбер төбәкләрендә аның көйсезләнүеннән зыян да күргәннәр.
Бүген кышкы давыл Федоровка районы Гавриловка авылында бер йортка зыян китергән.

Көчле җил өй түбәсен алып очырган. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, бу йортта биш кеше, шул исәптән, бер бала яши. Табигать казасыннан кешеләргә зыян килмәгән. Йортта яшәүчеләр эвакуациядән баш тарткан.
Әлеге вакытта авылда табигать казасы китергән зыян нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара.
Республика төбәкләрендә иртәгә дә җилнең көчәю ихтималы турында кисәтәләр.

Чыганак: ufacitynews.ru.
Читайте нас: