Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
11 гыйнвар 2018, 12:28

КамАЗ водителен әрҗәдәге йөк изеп һәлак иткән

Кичә республика юлларында теркәлгән тугыз юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган.

Кичә республика юлларында теркәлгән тугыз юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган. .
Иртән Уфа-Ырынбур юлының 64 нче километрында «Опель Астра» һәм «Киа Рио» автомашиналары бәрелешүдән «Киа» пассажиры һәлак булган. Вакыйга шаһитлары әйтүенчә, «Киа» водителе юл полсаларын аергыч киртә аша куаршы хәрәкәт полосасына чыккан.
Ә кичке сәгатьләрнең берсендә Ишембай районы җирлегендә теркәлгән авариядә автомобиль белән идарә итүдә югалып калу сәбәпче булгандыр, мөгаен. Авариягә юлыккан КамАЗ пассажиры сөйләвенчә, таулы юлдан түбән табан барганда автомобиль таеп юлдан читкә төшеп киткән һәм агачка бәрелгән. Йөк кабинаны изүдән КамАЗ белән идарә иткән стәрлектамаклы 58яшьлек водитель һәлак булган. Аария Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск юлының 97нче километрында теркәлгән.

Читайте нас: