Үлем белән тәмамланган авария башкаланың Войков урамында теркәлгән. "Лада Гранта" автомашинасы руле артында Бөре районы гражданы, идарә иткәндә югалып калып, каршы хәрәкәт полосасыннан китлгән НефАЗ автобусына бәрелә. Нәтиҗәдә, җиңел автомашина водителе, 44 яшьлек ир фаҗига урынында һәлак була, ә автомашинадагы пассажир тән җәрәхәтләре ала. Автобус водителенә зыян килми. Бәрелешкән вакытта НефАЗ салонында пассажирлар булмаган.