Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
18 декабрь 2017, 11:57

Узган ял көннәрендә республика юлларында теркәлгән аварияләрдә ике бала һәлак булган

Узган атнаның ял көннәрендә республика юлларында унсигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бхетсез очраклар нәтиҗәсендә дүрт кешенең гомере өзелгән.

Узган атнаның ял көннәрендә республика юлларында унсигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бхетсез очраклар нәтиҗәсендә дүрт кешенең гомере өзелгән.


Һәлак булганнар арасында балиг булмаган балалар да бар. Уфада яшәүче, 15 яшьлек кызны Чишмә районы җирлегендә, Самара-Уфа-Чиләбе юлының 1443нче километрында, "Рено Дастер" автомашинасы белән идарә иткән Самарадан килүче водитель бәрдергән. Кыз фаҗига теркәлгән урында һәлак булган. Әлеге дә баягы, авариягә җәяүле киемендә яктылык кайтаручы элемент булмавы сәбәпче.




Узган шимбә кичендә Авыргазы районында , Уфа-Ырынбур юлырының 82нче километрында җәяүле үлеменә дә шушы кимчелек сәбәпче. Билгеләнмәгән урында юл аша чыгып барган Кырмыскалы районы гражданын "Дэу Нексия" автомашинасы белән идарә иткән уфалы бәрдергән.



Якшәмбе көнне Авыргазы районы җирлегендә янә һәлакәт теркәлгән. Монысында "Газель" һәм "Пежо-408" автомашиналары бәрелешүдән "Пеңо" водителе һәм 12 яшьлек аның улы һәлак булганнар.





Ә Нагаево юлында 77 яшьлек карчыкны җәяүле кичүеннән юл аша чыккан сагында бердергәннәр. Зыян күрүче ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре килеп җиткәнче җан биргән.


Читайте нас: