Аянычлы хәл узган атнаның шимбә көнендә Бөре шәһәре тирәсендә, Агыйдел елгасында теркәлгән.
Стоматолог булып эшләүче ир Агыйдел елгасында боз өстеннән каргизгечтә җилдергән. Көтмәгәндә боз ватылган һәм каргизгеч водителе белән бергә су астына төшеп киткән. Транспорт хуҗасын тәүлек үткәннән соң гына тапканнар.
Коткаручылар мәгълүматларына караганда, Бөре тирәсендә Агыйдел елгасында боз калынлыгы 8 сантиметрдан артмый икән әле. Агым көчле булган суда 10 сантиметрдан юка боз хәвефле.