Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
15 декабрь 2017, 13:16

Юлда тагын җәяүле өч кеше һәлак булган

Стәрлетамак районы җирлегендә, Уфа-Ырынбур юлының 114нче километрында, автомашина бәрдерүдән, берьюлы ике җәяүле һәлак булган.

Стәрлетамак районы җирлегендә, Уфа-Ырынбур юлының 114нче километрында, автомашина бәрдерүдән, берьюлы ике җәяүле һәлак булган.


Җәяүлеләрне «Киа Рио» автомашинасы белән идарә иткән, Уфада яшәүче водитель бәрдергән. Шаһитлар белдерүенчә, җәяүле ике кеше юлдан каршы хәрәкәт полосасыннан атлап барган. Киемнәрендә яктылык кайтару элементлары булмаганлыктан, водитель аларны исәпләмәгән. Һәлак булган ханым Стәрлетамак районы Яңа Васильевка авылыннан. Ә һәлак булган ирнең әлегә шәхесе ачкланмаган.


Кичә Чакмагыш районында да бер авария үлем белән тәмамланган. Анда да, әлеге дә баягы, җәяүле. Билгеләнмәгән урында юлны кисеп чыккан чагында 80 яшьлек пенсионерны бәрдереп һәлак иткәннәр.

Читайте нас: