Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
14 декабрь 2017, 11:22

Юлларда җәяүлеләр водительләр игътибарсызлыгыннан һәлак булган

Узган тәүлектә республика юлларында водительләр игътибарсызлыгыннан җәяүле ике кеше һәлак булган.

Узган тәүлектә республика юлларында водительләр игътибарсызлыгыннан җәяүле ике кеше һәлак булган.
Юлларда җәяүлене бәрдерү очракларының күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытында теркәлсе, кичә Учалыда бер җәяүлене иртән, яктыда бәрдергәннәр. Шәһәрнең Әхмәтгалин урамнында, УАЗ "Фермер" автомашинасы белән идарә иткән 38 яшьлек водитель җәяүле кичүеннән юл аша чыгып барган 74 яшьлек ирне бәрдергән. Җәяүле фаҗига теркәлгән урында һәлак булган.
Кич башкаланың Дим юлында тагын бер кеше һәлак булган. ВАЗ-2110 автомашинасы белән идарә иткән 28 яшьлек водитель юл буена киртә урнаштыру өчен әзерлек эшләре алып барган юл хуҗалыгы хезмәткәрен исәпләмәгән. Бәрелүдән тән җәрәхәтләре алган эшче ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте персоналы килеп җиткәнче җан биргән.

Узган тәүлектә барлыгы тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Читайте нас: