Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
13 декабрь 2017, 11:55

Яңавыл шәһәрендә янгында ике кеше һәлак булган

Бүген иртән Яңавыл шәһәрендә янгын нәтиҗәсендә бер ханым зыян күргән, ике ир һәлак булган.

Бүген иртән Яңавыл шәһәренең Җиңү урамында урнашкан агачтан төзелгән йортларның берсендә янгын чыккан.
26 санлы янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре, хәбәр булу белән, фаҗига урынына килеп җиткән. Ялкынны басу өчен янгын сүндерүчеләргә сәгать ярым дәвамында тырышлык салырга туры килгән. Барлыгы 17 берәмлек техника, 48 хезмәткәр янгынның тирә-якка таралуына юл куймаган.
Коткаручылар янган йорт эченнән 68 яшьлек ханымны алып чыгарга өлгергән. Тәне пешүдән зыян күргән ханымны хастаханәгә салганнар. Ә янгыннан соңгы җимерекләрне барлаганда 37 һәм 42 яшьлек ике ирнең үле гәүдәләре табылган.
Янгын урынында тикшерүчеләр эшли, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә дип хәбәр итә “Башинформ”.

Читайте нас: