Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
12 декабрь 2017, 11:53

КамАЗ һәм "Тойота" юл бүлешә алмаган

Кичә көндез Стәрлетамакта бер чатлыкта КамАЗ һәм "Toyota Carina" юл бүлешә алмаганнар.

Кичә көндез Стәрлетамакта бер чатлыкта КамАЗ һәм "Toyota Carina" юл бүлешә алмаганнар.
Шәһәрнең Техник урамыннан Бабушкин урамына кергән чатлыкта, Ишембай шәһәреннән, КамАЗ автомашинасы белән идарә иткән 58 яшьлек водитель, өстенлекле юлдан хәрәкәт иткән "Toyota Carina" аввтомашинасына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, ике автомашина бәрелешкән. Зыян күргән "Toyota Carina"да тән җәрәхәтләре алган 20 яшьлек водительне һәм 25 яшьлек пассажирны хастаханәгә салганнар.