"Renault Duster" автомашинасы белән идарә иткән 70 яшьлек ир җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә, Калтасы районында яшәүче 48 яшьлек ир фаҗига урынында һәлак булган. Җәяүле юл читеннән атлап барган. Ачыклануынча, аның киемнәрендә яктылык кайтару элементы булмаган.