Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
7 декабрь 2017, 16:44

Свердловск өлкәсендә бер ханым чирле балаларын күсе агуы белән “дәвалаган”

Свердловск өлкәсендә яшәүче, балаларын күсе агуы белән агулаган ханым егерме елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Свердловск өлкәсенең бер авылында яшәүче 38 яшьлек Елена Кордюкова балаларын даими рәвештә составында күсе агулы матдә булган «Варфарин» препараты белән "дәвалаган".
Табиблар аның агуланган сигез яшьлек улын көчкә коткарып калганнар. Моңа кадәр хатынның бер-бер артлы өч баласы үлгән инде. Алар дәвалап булмаслык авыру белән интеккән. Берсе дә өч яшенә кадәр яши алмаган. Балаларның гәүдәләрен казып алып экспертиза үткәргәннән соң, ананың аларны да күсе агуы белән агулаганы ачыкланган.
Сорау алу вакытында хатын: «Балаларны дәвалап туйдым, шуңа үтердем», – дип җавап биргән. Хатынны прокурор, Россия законнары кысаларында, мөмкин кадәр катгый җәзага тарттырырга – 20 елга ирегеннән мәхрүм итәргә сораган.

Чыганак: "Заман сулышы".
Читайте нас: