Фаҗигаләр
5 Декабря 2017, 09:15

Юлда "Лада-Гранта" тәгәрәп, өч кеше һәлак булган

Дәүләкән районында, эчкән килеш автомобиль белән идарә иткән өчен электән водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән 41 яшьлек ир үлемгә китергән авария сәбәпчесе булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Эчкән килеш автомобиль белән идарә иткән өчен электән водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән 41 яшьлек ир үлемгә китергән авария сәбәпчесе булган.
Юл-транспорт һәлакәте Дәүләкән районы җирлегендә, Уфа-Чишмә-Кыргыз Миякә автотрассасының 51нче километрында, көннең икенче яртысында теркәлгән. Булган мәгълүматларга караганда, 41 яшьлек ир идарә иткән "Лада-Гранта" автомобиле юл читенә төшеп тәгәрәгән. Нәтиҗәдә, салондагы 46 яшьлек ир һәм 54 яшьлек ханым фа6ига теркәлгән урында һәлак булганнар. Ә 58 яшьлек пассажир ханым хастаханәдә җан биргән. Авыр тән җәрәхәтләре алган водительне да хатаханәгә салганнар.