Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
22 ноябрь 2017, 17:37

Башкаланың 221нче маршрут автобусы һәлакәткә тарыган

Бүген иртән Шакша юлында кеше үлеме белән тәмамланган юл һәлакәте теркәлгән.

Бүген иртән Шакша юлында кеше үлеме белән тәмамланган юл һәлакәте теркәлгән.

Билгеле мәгълүматларга караганда, "Ниссан Альмера" автомашинасында Шакша авылына табан хәрәкәт иткән водитель кинәт каршы хәрәкәт полосасына чыгып, башкаланың 221нче маршрутында хезмәт күрсәткән "Газель" автобусына бәрелгән. Автобус салонында 13 пассажир булганлыгы билгеле. Һәлакәттән соң алты пассажирга медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән. Ә "Ниссан Альмера" водителе вакыйга теркәлгән урында һәлак булган.



Читайте нас: