Балтач таңнары
-23 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
21 ноябрь 2017, 13:17

Ике «Дэу Нексия» бәрелешүдән пассажир һәлак булган

Кичә Дүртөйле районы җирлегендә, Мәскәү-Уфа автотрассасында, татарстанлы үлемгә китергән авария ясаган.

Узган тәүлектә республика юлларында 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә өч кеше гомере өзелгән.
Көндез Дүртөйле районы җирлегендә, Мәскәү-Уфа юлының 1243нче километрында, «Дэу Нексия» реуле артындагы татарстанлы 50 яшьлек ир идарә итүне югалтып каршы хәрәкәт полосасындагы «Дэу Нексия» автомашинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, бәрелү сәбәпчесе булган автомашина пассажиры вакыйга теркәлгән урында һәлак булган.