Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
20 ноябрь 2017, 12:47

Яңавыл янында ГАЗ һәм "Опель" бәрелешкән

Яңавыл янында булган авария нәтиҗәсендә ике пассажир тән җәрәхәтләре алган.

Юл һәлакәте Яңавыл район җирлегендә, Нефтекама-Яңавыл автотрассасының 36нчы километрында теркәлгән.
Авариягә нәрсә сәбәпче булганлыгы билгесез. Булган мәгълүматларга караганда, «Опель» руле артындагы 23 яшьлек егет бер юнәлештә хәрәкәт иткән ГАЗ автомашинасына бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә «Опель»ның ике пассажиры тән җәрәхәтләре алган.
Читайте нас: