15 ноябрь көнне 20:00 сәгатьтә М-5, Самара-Уфа-Чиләбе федераль юлының 1412нче километрында, «Скания Р400» автомашинасы белән идарә иткән Агыйдел шәһәрендә яшәүче водитель 77 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Авария юлның яктыртылмаган участогында теркәлгәнлеге билгеле. Беренчел мәгълүматларга караганда, пенсионер юлны билгеләнмәгән урыннан кисеп чыгарга уйлаган. Аның киемнәрендә яктылык кайтару элементлары да булмаган.