Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
1 ноябрь 2017, 18:43

Бүген башкалада давыл үзенең эзләрен калдырган

Социаль челтәрләрдә башкалада бүгенге давыл эзләрен сурәтләгән фоторәсемнәр пәйда булды.

Социаль челтәрләрдә башкалада бүгенге давыл эзләрен сурәтләгән фоторәсемнәр пәйда булды.


Пугачев урамында көчле җил светофорны терәгеннән кубарып ташлаган. Фотосурәттән күренүенчә, юл өстендә эленеп калган светофор юл хәрәкәтендә хәвеф тудыра. Ә Рихард Зорге урамында давыл нәтиҗәсендә бер автомашинага зыян килгән.

Көчле җил агачны туктап торган автомашина өстенә аударган.


Синоптикларның фаразлары сөендерми. Чөнки алдагы тәүлектә һава шартлары үзгәрешсез кала. Көчле җил, яңгыр катыш кар сыйфатындагы явым-төшем башкортстанлылар түземлеген сынаячак әле. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, һава шартлары бозылу белән бәйле, янә кисәтү ясады.


Читайте нас: