+11 °С
Болытлы
Юл-транспорт һәлакәте кичке сәгатьләрдә Борай-Иске Балтач-Куеда автомобиль юлының 67нче километрында теркәлгән. "Ладой Калина" автомобиле белән идарә иткән 23 яшьлек водитель җәяүлене бәрдергән.
Бәрелү җәяүлене каршы хәрәкәт полосасына атып ташлый. Нәтиҗәдә, билгеләнмәгән урында юлны кисеп чыгарга уйлаган 54 яшьлек ханым фаҗига урынында һәлак булган.