Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
31 октябрь 2017, 12:14

Килдеголда бүреләр "кунак" булган

Бөрҗән районы Килдегол авылында 30 октябрьга чыккан төндә шәхси хуҗалыклар сарыклары бүреләр корбаны булган.

Бөрҗән районы Килдегол авылында 30 октябрьга чыккан төндә шәхси хуҗалыклар сарыклары бүреләр корбаны булган.
Килдеголлылар белдерүенчә, урамнар яктыртылмаганлыктан, бүреләр авылда иркенләкп йөри икән.

Бер сарыкның тиресе һәм сөякләре генә торып калган. Урамнар яктыртылмаганлыктан, Килдеголда инде бүреләрнең кешеләргә итүеннән куркалар.
Килдегол авылы Башкортстанның көнчыгышында, автотранспорт авырлык белән үтә алган төбәктә, урман арасында урнашкан. Анда 400 кеше яши икән.
Ерткычларның шәхси хуҗалыулар малларына һөҗүм итү очрагының инде беренчесе генә түгел бу. Күптән түгел Күгәрчен районы Әлмәс авылында бүреләр бер төн эчендә 15 сарыкны буган иде. Ә Сибайда билгесез ерткыч куяннар һәм тавыклар канын эчүе турында бәян идек.

Чыганак: proufu.ru.

Читайте нас: