Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
10 октябрь 2017, 18:24

Благовещен районында янгында дүрт кеше һәлак булган

Благовещен районы Дмитриевка авылында 10 октябрьга чыккан төндә булган янгында дүрт кеше гомере өзелгән.

Благовещен районы Дмитриевка авылында 10 октябрьга чыккан төндә булган янгында дүрт кеше гомере өзелгән.
1:30 сәгатьләр тирәсендә авылда бер йортта ут чыга. Янгынны 6:30 сәгатьтә сүндерәләр. Янган йорт калдыкларын җыештырганда дүрт кешенең: 54 яшьлек йорт хуҗасының, 3 һәм 5 яшьләрдәге аның оныкларының һәм кунакка килгән бер кешенең үле гәүдәсе табылган.
Йорт хуҗасының 34 яшьлек кызы пешү нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган. Әлеге вакеытта ул хастахандә. Ир җенесеннән ике кеше янган йорт эченнән чыгып котыла алган.
Янгын хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә sputnik.fm.
Читайте нас в