Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
6 октябрь 2017, 16:42

Караиделдә Укытучы көнендә бер укытучы йорты янгыннан зыян күргән

Караидел районы Хакимияте 5 октябрь төнендә район үзәгендә янгыннан зыян күргән бер йортны тергезү чыгымнарын үз өстенә алачагын белдергән.

Күрше район үзәгендә биш бала тәрбияләгән гаилә бәхетсезлеккә тарыган. Инцидент Караидел авылында теркәлә.


Җиде бала тәрбияләгән, укытучы булып эшләүче Фирзалия Щгләмова йортында янгын чыгуы турында 5 октябрьга чыккан төндә урындагы вакыт буенча 01:20 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәләр.


Өй янгыннан саклау приборы белән җиһазландырылмаган булган. Хәер, махсус прибор да кыен хәлдән коткара алмаган булыр иде, мөгаен. Чөнки янгын мунчадан чыгып ялкын өйне камап алган. Өй янганлыгын йорт хуҗалары күршеләр ишек шакыгач кына аңлый. Нәтиҗәдә, өйдә яшәгән олы яшьтәге биш кеше һәм 7 бала җылы “куыш”сыз кала.


Караидел районы Хакимияте янгыннан зыян күргән йортны тергезү чыгымнарын үз өстенә алачагын белдергән, дип хәбәр итә mgazeta.com.
Читайте нас: