Балтач таңнары
+14 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Фаҗигаләр
5 Октября 2017, 08:14
Янгыннан зыян күргән Шәйнуровлар, вакытлыча яшәп тору өчен, Борайдан фатир эзли
Янгыннан зыян күргән Шәйнуровлар гаиләсе, вакытлыча яшәп тору өчен, Борайдан фатир эзли.
Борайда яшәүче Шәйнуровлар йортында
30 сентябрь
төнендә янгын чыгып, гаилә тораксыз калуы турында сайтыбызда бәян иткән идек. Тагын да шунысы билгеле булды, гаилә янгынга кадәр бер атна алдан гына кредит алып, өй эчен яңа мебель белән җиһазландырган булган.
Кышка бер адым калганда янгыннан зыян күргән Шәйнуровлар гаиләсе бик авыр көннәр кичерә. Бүген гаилә, вакытлыча яшәп тору өчен, Борайдан фатир эзли.
Кешенең кыен хәлдә калганын аңлаганнар ярдәм кулы сузарга ашыга. Борайның җиде кибетендә Шәйнуровларга иганә җыю өчен махсус тартмалар урнаштырылган. Шулай ук зыян күрүченең 6390-0206-9048-339129.санлы Сбербанк картасына акча күчереп ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында кабат исегезгә төшерәбез.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши