Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
2 октябрь 2017, 12:43

Балтачлыларның Борайда янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм итү мөмкинглеге бар

Янгын нәтиҗәсендә Борай район үзәгендә яшәүче Шәйнуровлар гаиләсе урамда торып калган.


Янгын нәтиҗәсендә Борай район үзәгендә яшәүче Шәйнуровлар гаиләсе урамда торып калган.
30 сентябрь төнендә, авылның Новая, 20 адресы буенча урнашкан, алар яшәгән йортта янгын чыга. Янгын сүндерү-коткару хезмәтенә бу хакта урындагы вакыт буенча 01:45 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Ялкынга чорналган өй эченнән гаилә көчкә котылып ала. Кирәк-ярак әйберләрен алып чыгарга да өлгермиләр.
Социаль челтәрләрдә туганнары Ридаль Михайдаров белдерүенчә, Шәйнуровлар моннан бер ай элек кенә өй туйлаган булган. 02:45 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр сүндерүен, тик торак файдалануга яраксыз хәлгә төшкән. Бүген Миңлеҗәлил, Фира, 7 яшьлек, 8 яшьлек Регинаның сыенырлык җылы почмагы юк.
Кеше кайгысына битараф булмаган һәркем Шәйнуровларга ярдәм күрсәтә ала. Әйберләтә ярдәмне Шәйнуровларның күршеләрендә, Борай авылы Новая 13, 14 адресы буенча урнашкан йортларда калдырырга мөмкин. Мөмкинлеге булганнар каза күрүченең 6390-0206-9048-339129 санлы банк картасына акча күчерә ала.

Читайте нас: