Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте Күмертау шәһәрендә теркәлгән. Ачыклануынча, көндез "Энергетик" бакчачылар кооперативы җирлегендә, "Киа Сид" автомобиле белән идарә иткән 55 яшьлек ир артка чигенгәндә 87 яшьлек карчыкны таптаган. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар, Тик медицина хезмәткәрләре һәлакәттән зыян күрүченең гомерен саклап кала алмаган.