Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
21 сентябрь 2017, 12:29

Водитель исерек булган

Дуван районы Сальевка авылында ВАЗ-21099 моннан бер ай элек кенә автомобиль белән идарә итү таныклыган ия булган 21 яшьлек егет үлемгә китергән авария ясаган.

20 сентябрь төнендә Дуван районы Сальевка авылында ВАЗ-21099 һәм велосипед катнашлыгында авария теркәлгән.
Ачыклануынча, ВАЗ-21099 руль артындагы 21 яшьлек егет юл читеннән велосипедта барган 53 яшьлек ханымны бәрдергән. Нәтиҗәдә, зыян күрүче юл һәлакәте теркәлгән урында гомере өзелгән.
Һәлакәт сәбәпчесе моннан бер ай элек кенә автомобиль белән идарә итү таныклыгына ия булган. Авария ясаганда ВАЗ-21099 водителенең исерек хәлдә булуы ачыкланган.





Читайте нас: