Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
22 август 2017, 13:01

Татарстанда акчаларын коткарам дип бер ханым янгында һәлак булган

20 август көнне Татарстанның Әтнә районы Күшәр авылында Галиевлар гаиләсе яшәгән йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә Фәгйлә исемле 82 яшьлек әбинең дә гомере өзелгән.

20 август көнне Татарстанның Әтнә районы Күшәр авылында Галиевлар гаиләсе яшәгән йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә Фәгыйлә исемле 82 яшьлек әбинең дә гомере өзелгән.

Күнгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова “Татар-информ” хәбәрчесенә бәян итүенчә, янгын төштән соң, сәгать икеләр тирәсендә чыккан. Бу вакытта өйдә Фәгыйлә әби һәм аның өч оныкчыгы гына булган. 10 яшьлеге куркуыннан күрше урамга йөгергән. 3 һәм 7 яшьлекләрен күрше-тирә үзенә алып чыккан. Әбинең кызы Фәния апа, аның улы Алмаз һәм киленнәре бу вакытта фермада эштә булган.

Кешене әҗәле йөртә диләр бит. Хактыр, юкса әби янган өй эченә кереп йөрер идемени?

Ачыклануынча, Фәгыйлә ханым ничек тә янгын эченнән байлыгын коткарырга маташкан. Ут эченә өч тапкыр кергән. Иң элек документларын алып чыгарга дип янган өй эченә юлланган. Аннан үзен алып чыкканнар. Икенчесендә лапастагы кышлаган ике үгез белән ике кечкенә бозауны ычкындырам дип ут эченә ташлана. Аннан да коткарып калалар. Тик ыгы-зыгы арасында әби тагын күздән югала. Лапасның аргы башында келәт кебек корылма булган. Фәгыйлә апа шунда кереп киткән. Янәсе, акчаларын алып чыга. Артыннан кермәсеннәр дипме инде, арттан ишеген дә бикләгән. Әбинең юклыгын берникадәр вакыттан соң шәйдәп алганнар. Егетләр барып караганда, әби инде ис тиеп, идәнгә ауган була. Акчаларын алырга да өлгергән үзе, кулына чытырдатып йомарлап тоткан аларны. Тик урамга алып чыкканда әби җан биргән булган шул...


Галиевларның йорт-җире яраксыз хәлгә төшкән. Лапас, абзар-кура, баз өсте корылмалары янып беткән. Өйнең дә зал ягы гына калган Гаилә вакытлыча үзләренең каршы яктагы буш йортка сыеначак, дип хәбәр итә Интертат.

Читайте нас: