Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
16 август 2017, 12:26

Тулада уңайсыз утырыш ясаган “Лексус” ике автомашинаны изгән

Тула шәһәрендә гадәти булмаган юл һәлакәтендә гаепле водительне әле булса таба алмыйлар икән.

Тула шәһәрендә “оча” торган “Лексус” автомашинасы барлыкка килгән. “Очучы”сының тәҗрибәсе түбәнрәк булгандырмы, ул автомашинасы белән уңайсызрак утырыш ясаган. Сүз гадәти булмаган юл һәлакәте турында бара.
Вакыйга шаһитлары сөйләвенчә, 13 август көнне исерек хәлдәге водитель шәһәр урамыннан барганда клумба өстенә килеп менеп, “очып” киткән. Нәтиҗәдә ул туктап , янәшә торган торган “Киа” һәм “Опель” автомашиналары өстенә төшеп утырган. Ярый тукталыштагы машиналар эчендә кешеләр булмаган.
Ә “Лексус” водителе һәлакәт урынын ташлап качкан. Урамдагы кешеләр аның артыннан куып караганнар, ләкин тота алмаганнар, дип яза tula.bezformata.ru.
Социаль челтәрләрдәге һәи рәсми мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, “очучы” водительне әле булса таба алмыйлар. ЮХИДИ эзләү белән шөгыльләнә икән.
Читайте нас: