Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
31 июль 2017, 11:56

Өршәк елгасында беръюлы ике кыз суда батып һәлак булган

Бу хәл 30 июль көнне Авыргазы районында теркәлгән. Күңелсез факт буенча тикшерү эшләре бара.

Бу хәл 30 июль көнне Авыргазы районында теркәлгән.
Торымбәт авылыннан— тугыз яшьлек һәм Стәрлетамактан кунакка килгән сигез яшьлек кыз кыргый пляжга су коенырга юлланганнар. Күрәсең, кызларны көчле агым елганың текә яр ярлы төбәгенә агызып алып киткәндер.
Аларның җәсәдләрен торымбәтлеләр табып ярга чыгарган. Күңелсез факт буенча тикшерү эшләре бара.
Читайте нас: