Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, 38 яшьлек ир зыян күргән. Мангалдагы утыннарны токандырганда ул тиз кабынучан сыекча кулланган, күрәсең. Ут токандырганда аның тәне пешкән. Бәхеткә каршы, ихатадагы каралтылар зыян күрмәгән һәм янгын сүнедрүчеләрне чакырырга туры килмәгән.