Балтач таңнары
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
10 июль 2017, 18:03

Татарстанның бер районында Балыкчы көнендә балыкчы суда батып һәлак булган

Балыкчы көнендә балыкчы суда батып һәлак булган.

Татарстанның Актаныш районында балыкчы, көймәсе әйләнеп, балык ятьмәсенә чорналып суда батып һәлак булган.


Картово авылы янындагы Карманчык буасынында 9 июль көнне теркәлгән бу хәл..

Вакыйга урынына килгән коткаручылар судан Картово авылында яшәгән 35 яшьлек ирнең гәүдәсен чыгарып, Актаныш районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә тапшырган.


Беренчел мәгълүматлар буенча, алдагы көнне кичен ир-ат буада резина көймәдән балык тота. Ниндидер мизгелдә, көймә әйләнеп, ир ятьмәгә чорналып. аннан чыга алмыйча, ул батып һәлак булгандыр, мөгаен.


Чыганак: tatar-inform.tatar.