Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
6 июль 2017, 11:47

Югыйсә, әле су коенырлык шартлар да юк...

Агымдагы елның җәй көннәрендә республика сулыкларында 22 кеше суда батып һәлак булган.

Безнең төбәк елга, күлләрендә су коену сезоны ачылмады әле. Шулай да, көннәр җиләс торуга карамастан, халык елга, күлләр буена тартыла.
Көннәр җиләс торуга карамастан, су коенырга теләк белдерүчеләр дә бар, күрәсең.


Агымдагы елның җәй көннәрендә республика сулыкларында 22 кеше суда батып һәлак булган. Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр эшләр дәүләт комитеты үткән атнада гына ике фаҗига теркәлүе турында хәбәр итә. Әлбәттә, күп очракта гамьсезлек мондый хәлләргә китерә. Мәсәлән, үткән атнада Илеш районында 28 яшьлек ир исерек килеш су коенырга кереп җанын тәслим кылган. 2 июль көнне Октябрьский шәһәре янында, Ык-күлдә дә бер кеше батып һәлак булган.


Быел суда батып һәлак булучылар исемлегендә балалар юк.


Чыганак: govoritufa.ru.
Читайте нас: