Башлангыч мәгълүматларга караганда, Якушкино авылыннан ирле-хатынлы ике кеше кырга гөмбә җыярга чыга. Икесе дә нык исерек булган. Бу вакытта көтүче елга аша сыер көтүен чыгарган. Бер үгез кинәт гөмбә җыючыларга ташлана. Хайванның агрессивлануына нәрсә сәбәпче булуы әлегә ачыкланмаган. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.